Новости
Версия для печати

Поздравление Председателя ДУМ РТ, муфтия Гусмана хазрата Исхакова по случаю наступления праздника Курбан-байрам


  31.12.2006  

От имени Духовного управления мусульман Республики Татарстан и от себя лично примите сердечные поздравления по случаю благословенного праздника Курбан-байрам!

C каждым годом наше общество все сильнее возвращается к своим традиционным ценностям. Каждый месяц у нас в республике появляются новые мечети, все больше людей стремится познать религиозные постулаты. Наша религия – миролюбивая и созидательная и наш народ доказал, что в любых условиях способен раскрыть свой духовный потенциал, опираясь на вероучение ислама и на вековые традиции. В эти прекрасные минуты, мы с воодушевлением в сердце встречаем благословенный праздник Курбан-байрам.

Курбан-байрам – это торжество, которое олицетворяет светлую радость поклонения Аллаху и напоминает нам о ценностях праведных деяний и о необходимости быть милосердными. Священные писания поясняют, что милостыня – это путь преодоления трудностей. Оказывая помощь и благодеяние неимущим, мы поддерживаем их, чтобы вселить в их души счастье, посеять зерна милосердия и сострадания в их сердца. И лишь тот, кто умеет сострадать, над тем смилостивится Милосердный. Будьте милостивы к тем, кто на земле, и Всевышний смилостивится над нами.

Пусть Всевышний Аллах ниспошлет Его божественное благословение и благодать, мир и счастье, здоровье и благополучие, а также содействие в укреплении родственных уз и традиционных ценностей каждой семье и обществу в целом!

Да благословит Всевышний Аллах все наши старания на пути созидания и процветания нашей многонациональной родины! Аминь.

 

Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Бөтен галәмне тәрбия кылучы, безне һидәяткә күндергән, күңелләребезгә иман нурын иңдергән Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә  хәмде-сәнә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салават-шәрифәләребез булса иде.

 

Газиз кардәшләр, ватандашлар!

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк бәйрәм Гайдел-әдъхә – Корбан гаете белән тәбрик итәм.

Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин, мөселманнарның ел буе көтеп алган чарасы, Җөмһүриятебездә рәсми бәйрәм булган бу тантана да килеп житте. Җәнәбел Хак укыган намаз, дога, чалган корбан, биргән сәдака, кылган хаҗларыбызны кабул итсен.

Көтеп алынган бәйрәмебез нигездә Ибраһим галәйһиссәләм белән улы Исмәгыйль галәйһиссәләмгә барып тоташа. Аллаһы Тәгалә аларны сынаган. Алар имтиханнарын уңышлы үтеп, мактауга лаек булганнар.

Ислам дине – тынычлык дине. Ибраһим галәйһиссәләм белән улы Исмәгыйль галәйһиссәләмгә бирелгән сынауның нигезендә нәкъ менә шул ята. Шуңа күрә без кешеләрне сугышлардан тыелырга, хаксыз кан коюдан сакланырга чакырабыз. Раббыбыз ил-көннәргә иминлек бирсен. Газапларның зурысы булган бала хәсрәтләреннән Үзе сакласын. Кешеләр корбан булмасын.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә тынычлык өчен көрәшүче юлбашчыларга уңышлар, сабырлыклар насыйп әйләсен. Ачлык-ялангачлык хәсрәтләрен күрсәтмәсен. Бар галәмгә хәер-сәгадәт юлласын. Бәйрәм рухы һәркемнең күңелен йомшартсын, шатлык-сөенеч китерсен. Мохтаҗлар  безнең ярдәмнән мәхрүм калмасын! Күркәм мөгамәлә, җылы мөнәсәбәт, ярдәмләшү, кылган барча изгелекләребез риядан булмыйча Җәнәбел Хак хозурында кабул булса иде.

Раббыбыз Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә динебез, милләтебез, ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп ит. Һәрберебезгә бәхет-сәгадәт, авыруларга хәерле шифалар, динсезлектә йөрүче бәндәләрнең күңелләренә һидәят нурын бир. Күңел түрләребезгә ышаныч, йортларыбызга муллык-бәрәкәт, яшьләргә хәерле никахлар юлла.

Мулла-абыстай дип хөрмәтләп аталучы остазларыбызга Раббыбыз Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр, мөгаллим яисә шәкертнең, имам яисә мәчет әһеленең, түрә яисә хезмәтченең, бай яисә ярлының, ир яисә хатынның, әти-әни яисә баланың, барча-барча кешеләрнең дә нинди генә изге теләкләре, изге ниятләре булса да, шуларга ирешергә насыйп ит.

Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

 

 

                                                                                                     Олы хөрмәт белән Татарстан Җөмһүрияте

Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе,мөфти

 Госман хәзрәт Исхакый

 




Другие новости раздела:

Вчера последовало первое неанонимное и официальное опровержение сообщений ряда западных СМИ о «запрете» ислама в Анголе. Об этом сообщает, со ссылкой на информационные агентства. «В Анголе не ведется войны против ислама. ...
Российские власти реализуют трехуровневую систему исламского образования, которая позволит готовить квалифицированных имамов на территории страны. Об этом заявил полномочный представитель президента РФ в Приволжском федеральном округе Михаил Бабич на в... ...
Волгоград. 9 октября. ИНТЕРФАКС-ЮГ - Полиция Волгограда проводит проверку информации из интернет-блогов о листовках, в которых цитировались якобы суры из Корана, демонстрирующие превосходство мусульман над приверженцами других религий. "Проводится ...
В ходе предшествующего мусульманского поста – уразы медики Татарстана напоминают о том, что воздержание от пищи в Рамадан недопустимо для людей, имеющих проблемы со здоровьем. Не имеющим медицинских противопоказаний следует соблюдать принципы ...